Димтамак авылында гомер итүче Гүзәл һәм Ленар Исмәгыйлевлар гаиләсендә игезәк балалары Дина һәм Рина туды. «Ике малайдан соң бик тә кыз алып кайтасыбыз килгән иде. Ходай Тәгалә берьюлы икене бирде», – дип елмая дүрт бала анасы Гүзәл ханым.
Гаилә башлыгы Ленар Илкам улының да күзләрендә бәхет чаткылары биеп торды. Аның дәү һәм көчле кулларында балалар кульяулыкны гына хәтерләтте. Вакытыннан иртәрәк тусалар да, Дина һәм Рина үзләрен яхшы хис итә.
Ишле балалы Исмәгыйлевлар гаиләсен игез кызлары туу белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Рузанов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова тәбрик итте. Алар тапшырган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы салынган котлау хатында: «Гаиләдә бала туу белән әти-әниләрнең бәхете арта», дип әйтелгән.