50 ел бергә яшәгән ундүрт гаилә Мендельсон маршы астында залга узды. Бәйрәм залында шулай ук аларның туганнары, якыннары, дуслары – тантана сәбәпчеләре белән шатлыклы минутлар бүлешергә килгән кешеләр җыелды.
«Казан» гаилә үзәге белгече Айсылу Мәннанова юбилярларны котлады һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Алтын юбилярлар - Александр Сергей улы һәм Екатерина Осип кызы Баталиннарның оныклары Марфа Баталина башкаруында музыкаль бүләк яңгырады.
Җылы, дулкынландыргыч шартларда юбилярлар бик теләп озын гомерле гаилә серләре белән уртаклаштылар һәм шул ук составта 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтәргә теләк белдерделәр.