18 декабрь көнне «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Чүпрәле районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә экскурсиядә булдылар. Экскурсияне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова үткәрде.
Экскурсиядә катнашучылар ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында белделәр. Хезмәткәрләр балаларга архивны күрсәттеләр, акт язмаларының кайда һәм ничек саклануы, бер гасыр элек теркәлү кенәгәсенең ничек күренүе, бүгенге көндә Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу ничек башкарылуы турында сөйләделәр.
Экскурсия вакытында күп кенә балалар әти-әниләренең акт язуларын эзләү белән кызыксындылар, ә Никахлашу залында тәрбияләнүчеләр биредә шулай ук күп еллар законлы никахта яшәгән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы уздырылуын белделәр. Бала туу кебек теркәү төре дә игътибардан читтә калмады.
Экскурсиядә катнашучылар ГХАТ хезмәткәрләренә эшләре һәм һөнәри осталыклары, кунакчыллыклары, татлы бүләкләр һәм кызыклы һәм файдалы булган әлеге чарада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.