ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан, бүлек хезмәткәрләре Никахлашу сарае буенча экскурсия үткәрделәр һәм укучыларга гражданлык хәле актларының нинди төрләре булуы турында сөйләделәр, балаларга таныклык бланкларын күрсәттеләр, акт язулары архивының ничек формалаштырылуын сөйләделәр.
Экскурсия барышында балалар гражданнарны кабул итү бүлмәләре белән таныштылар, кияү һәм кәләш бүлмәсендә, тантаналар залында булдылар. Укучылар шартлы рәвештә уздырылган никах теркәү тантанасында бик теләп катнаштылар. Очрашу ахырында тантаналар залында истәлеккә фотога төштеләр.