ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

17 декабрьдә Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Луиза Мостафа кызы һәм Роберт Фәхретдин улы Шаһиевларны зөбәрҗәт юбилейлары белән котладылар.

2019 елның 17 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә альбомы битләрендә» дип исемләнгән генеалогик тикшеренүләр муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Конкурс шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында узды һәм ике истәлекле датага – ТАССР ның 100 еллыгына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. 

2019 елның 17 декабрендә, һөнәри бәйрәм — Россия ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән генеалогик тикшеренүләрнең муниципаль конкурсы нәтиҗәләре буенча «Гаилә альбомы битләрендә» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Идрисовлар Фәрит Вахит улы һәм Хәния Вахит кызы 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.


15
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

14 декабрьдә Бөгелмә районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко булачак яшь парлар өчен туй инструктажы үткәрде.


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

14 декабрь көнне Бөгелмә районы ГХАТ бүлегенең яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес үтте. Мәктәп эшендә яшь парлар, булачак парлар, шулай ук теләге булган һәркем катнашты. Гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич гаилә тормышының төп кризислы этаплары турында сөйләде, шулай ук гаиләдә низаг барлыкка килүгә китерергә мөмкин булган сәбәпләргә игътибар итте.

Бер яхшылык мең  бәладән коткара, ди халык.Инвалидлар декадасы барышында Азнакай районында бик күп игелекле эшләр башкарыла.Шуларның иң зурлап үткәрелә торганы – Хәйрия марафоны. Күңелләргә мәрхәмәтлек орлыгы салучы, катлаулы язмыш сынауларына дучар булган кешеләрнең өмет кояшын кабызучы әлеге чарада җитәкчеләр, депутатлар,авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, өлкән буын азнакайлылар, хезмәт коллективлары да үзләреннән өлеш керттеләр. ГХАТ бүлеге белгечләре дә бер көнлек хезмәт хакларын хәйрия фондына күчерделәр.

14 декабрьдә Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге белгечләре Тамара Михайловна һәм Александр Алексеевич Федоровларны алтын туйлары белән котладылар. Бу гүзәл пар – 50 ел бергә. Александр Алексеевич һәм Тамара Михайловна бөгелмәлеләр. Юбилярларның гаилә тарихы вакыйгаларга бик бай.

Сеҗе авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Рифгать Хөснулла улы һәм Фирдия Бәдри кызы Гафиятовларны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котларга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. килде.

2019 елның 14 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Калинин Александр Сергей улы һәм Степанова Анастасия Петр кызының никахын тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде. Алар иң олы парлар булып саналалар, аларның яшьләре 80 гә якынлаша, алар 10 бала тәрбияләп үстергәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International