Социаль приют балалары ЗАГС бүлегендә

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

2019 елның 18 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә район социаль приютында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә килделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. балаларга ЗАГС органнарының тарихы турында сөйләде, бүлек эшчәнлегенең төп тармаклары белән таныштырды, кияү һәм кәләш бүлмәсен күрсәтте. Балалар үзләренең укудагы уңышлары белән уртаклаштылар, шигырьләр сөйләделәр. Очрашу ахырында балаларга яңа ел пакетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International