18 декабрь көнне ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне – һөнәри бәйрәмдә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тармак ветераннары белән очрашу узды.
Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәр кеше тормышындагы мөһим вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Без никахлашучыларның һәм әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашабыз, юбилярларны хөрмәтлибез, якыннарын югалткан кешеләр өчен ярдәм сүзләре табабыз...
Чәй янында бүлек белгечләре өлкән буынга гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләделәр, ветераннар ГХАТ органнарындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко бүлек белгечләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, җәмгыять иминлеге хакына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, гаиләләрендә ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.