Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәре көне белән!

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

                                                               Хөрмәтле хезмәттәшләр!

                                                                   Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Татарстан Республикасының гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне белән котлыйм!

Һәр татарстанлының гражданлык-хокукый статусын документаль рәсмиләштерү өчен җавап биреп, ГХАТ хезмәте кеше язмышындагы иң мөһим вакыйгаларны: гаилә булдыру, балалар туу, тормыш юлының тәмамлануын терки. Ул гражданнарның шәхси хокукларын саклый, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклый.

Хәзерге этапта демографик процессларны оптимальләштерү, никах институтын ныгыту, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп өстенлекләреннән берсе булып тора.

Ышанам ки, тармакның кадрлар потенциалы, югары профессиональлек һәм компетентлык ГХАТ органнары алдында торган катлаулы, җаваплы бурычларны үз вакытында хәл итәргә һәм эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен үтәргә ярдәм итәчәк.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим! Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, шатлык, уңайлылык һәм гармония хөкем сөрсен!

 

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                     Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International