2020 елның 8 августында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Светлана Александровна һәм Михаил Леонидович Дроздовлар 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышының Энҗе юбилее – ул ике яраткан кеше узган зур һәм бай тормыш. Михаил белән Светлана 1990 елда уртак дуслары туенда танышалар.
Сентябрь башында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100 пар язылышты. Тантанада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов юбилярларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде.
Узган атнаның ялларында мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары уникаль күргәзмә шаһитлары булдылар. Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туйлар чорына сәяхәт» күргәзмәсе әзерләделәр. Анда гасыр дәвамында туй күренешләренең эволюциясе чагылды.
5 сентябрь көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ТАССР төзелүгә 100 ел тулган елның 100 нче пары — Нәфис һәм Алисә Хәбибрахмановлар гаиләсе теркәлде.
5 нче сентябрь көнне Мамадыш шәһәрендә зур реконструкциядән соң тантаналы рәвештә стадион-ипподром ачылды. Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше ,әлбәттә, яңа гына язылышкан парлар парады булды. Әйтергә кирәк, Бәйрәмнең зур кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.
2020 елның 5 нче сентябрь көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400-нче сабый тууы теркәлде. Вәлив Фаил Фәрит улы белән Резедә Наил кызы гаиләсендә Сабина исемле кызчык өченче бала булып дөньяга килә.
2020 нче елның 4 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 50 ел инде кулга-кул тотынышып, тормыш корып, алтын туйларын билгеләп үтүче Гыйльфановлар гаиләсен Альберт Зиннур улын һәм Флуар Муллагильман кызын хөрмәтләү тантанасы булып узды.
Август аенда Бөгелмә ГХАТ бүлеге тарафыннан 80 сабый тууы теркәлде. Алар арасында 44 малай һәм 36 кыз. Ел башыннан бирле барлыгы 685 бала теркәлгән. Беренче бала – 26 гаиләдә, икенче бала – 41 гаиләдә дөньяга килгән. Август аенда берьюлы 10 гаилә күп балалы булган, аларда өченче бала туган. Дүртенче бала Бөгелмәнең 3 гаиләсендә дөньяга килгән.
2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан ел башыннан бирле 400-нче туу теркәлде. 400 нче язма астында үзенчәлекле Теон исемле кечкенә Алабуга кызы туу теркәлгән. Сабый Яковлевлар гаиләсендә беренче бала булды. Ирле-хатынлы Михаил һәм Виктория үз кызларының исемен мәхәббәт һәм өмет белән сайладылар, шулай ук барлык ата-аналар да аның уңыш һәм бәхет китерәчәгенә ышана.
2020 елның 8 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 57 бала: 29 малай, 28 кыз туу теркәлде. Аларның 14 баласы гаиләдә беренче, 21 сабый - икенче, тагын 15 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә җидесе дүртенче булып туган.