ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә сигез айга барлыгы 53 бала теркәлгән.

Беренче тапкыр әни булучыларның саны 14 гә тигез. Сабыйларның 18 е гаиләдә – икенче, 18 се – өченче, 3 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 27 сы малай, 26 сы кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Мәрьям, Мадина, Кәрим, Раян. Сирәк исемнәр: Алимә, Малик.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 2020 елның 2 сентябрендә, алтын юбилей тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, Мактаулы акт һәм хатын-кызлар Советыннан котлау хаты тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

2020 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 57 никах теркәлде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, никах теркәү турындагы актларның язмаларының саны кимегән. 2019 елда сигез айга 65 никах теркәлде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елның 2 сентябрендә Чистай Никахлашу сараенда «бриллиант юбилярлар» – Олег Айдемирович һәм Светлана Ильинична Лепиловлар котлаулар кабул иттеләр. Нәкъ 60 ел элек алар гаилә берлеген ныгытып, шатлыкта-шатлыкта «кулга кул тотынып» тормыш юлыннан баралар.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Чистай ГХАТ хезмәткәрләре бөтен ил белән бергә Белем көнен-1 сентябрьдә билгеләп үтәләр.

Бу көн беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча дулкынландыргыч, чөнки ул аларның хәтерендә гомер буе сакланачак.

Август ае – гаилә кору өчен менә дигән вакыт. Туй-һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. 2020 елның август аенда Әлмәт муниципаль районында 179 пар гаилә берлеге төзеде, аларның күбесе бәйрәм, тантаналы шартларда узды.

2020 елның 1 сентябрендә, Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә  Михаил һәм Ольга Сапожниковларның гаиләсенең  «Бәллүр» туй тантанасы узды.

2020 елның 1 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты буенча яңа уку елында, беренче дәрес булып узды.

 

2020 елның 1сентябрь Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.

2020 елның 1 сентябрь Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International