Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яңа туган балаларның иң популяр исемнәрен атадылар

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

2020 елның 1сентябрь Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.

Август аенда туган малайлар арасында– Дмитрий һәм Әмир исемнәре алда бара. Кызлар арасында София һәм Амалия исемнәре популяр.

Түбән Каманың кайбер әти-әниләре үз балалары өчен башка исемгә охшамаган сирәк исем сайларга карар кылган. Әйтик, кызларны Майя һәм Таисия кебек исемнәр белән атадылар. Ир-атлар арасында экзотик исемнәр – Райан һәм Нурлан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International