Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа уку елында беренче тапкыр «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

2020 елның 1 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты буенча яңа уку елында, беренче дәрес булып узды.

Дәрес барышында, балалар «ГХАТ Идарәсе» нәрсә аңлатканын, нинди төр гражданлык хәле актлары барын белделәр һәм күптөрле табышмакларга җаваплар бирделәр, ребуслар чиштеләр, тәкъдим ителгән «Гаилә» сүзен җыйдылар.

Дәрес ахырында бишенче сыйныф укучылары Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Республика көче безнең гаилә традицияләрендә» дигән акөиядә катнаштылар. Балалар зур энтузиазм белән, «Татарстан символлары» махсус әзерләнгән баннерда, республикабыз картасы тирәли урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International