Олкэннэр коненэ багышлап, 2020 нчы елның 01 нче октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Быел алар 17 пар. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рэвештэ, парларны теркэу белэн башланып китте.
Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде. Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтегез, кешелекле булуыгыз, зирәклегегез өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек.
2020 елның 1 октябрендә Балык Бистәсе поселогы яр буенда бәйрәм концерты һәм ярминкә оештырылды. Бу матур бәйрәмдә 2020 елда 59 ел бергә гомер итүче Фадейчевлар гаиләсен хөрмәтләделәр.
2020 елның 01 октябрь көнендә өлкәннәр көне уңаеннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Р.Н.Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Абдрахман Талип улы һәм Мөнирә Сафиулла кызы Әбсәләмовлар гаиләлсен алтын туйлары белән котладылар.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.
Күркәм традиция буенча ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Иван кызы Махотина безнең тату коллективта үз эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларны котлады.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы гомерләрен безнең уртак эшебезгә – лаеклы ялда булган гражданлык хәле актларын теркәүгә багышлаган ветераннарны котлады.
Агымдагы елның 9 аенда Бөгелмә районында 750 бала туды. Шуларның 383е – малай һәм 367 – кыз. 143 гаилә, өченче бала туу сәбәпле, күпбалалы булды. 45 гаиләдә дүртенче, бишенче һәм алтынчы бала дөньяга килде.
Күптән түгел Биектау авылыннан Семеновлар, Александр Павлович һәм Ольга Тимофеевна 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Аларның гаилә тормышы болытсыз булмый, әмма алар бергә, барлык сынауларны һәм кыенлыкларны кулга-кул тотынып, бер-берләренә карата җылы хисләр, хөрмәт һәм тугрылык саклап калалар.
Илдар һәм Гөлнур Гамировларның гаилә коруларына 50 ел белән Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фахертдинова котладылар.