Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.
Менә безнең чираттагы көн геройлары: Борһановлар Сәидәброр Гафурович һәм Ирина Вадимовна. Гаиләдә барлыгы алты бала тәрбияләнә. Яңа туган кызны бик матур исем – Румайс дип атадылар.
Сабыйларның ата-аналарын котлап, документлар һәм бүләкләр тапшырып, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләкләре белән котладылар.