Илдар һәм Гөлнур Гамировларның гаилә коруларына 50 ел белән Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фахертдинова котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән котлау һәм истэлекле бүләк тапшырдылар. Гамировлар ике бала үстергәннәр, кыз һәм ул. Бүгенге көндә алар 5 онык һәм 6 оныкчыкка шатланып бәхетле тормышта яшиләр.