Алтын көзнең алтын юбилярлары!

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 01 октябрь көнендә өлкәннәр көне уңаеннан  Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Р.Н.Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Абдрахман Талип улы һәм Мөнирә Сафиулла кызы Әбсәләмовлар гаиләлсен алтын туйлары белән котладылар.

Бу  күркәм гаилә районда үрнәк гаиләләрнең берсе. 50 ел иңгә-иң куеп, акыллы балалар тәрбияләп үстергән, тормыш юлларын намус хезмәт юлы белән үткән бу гаилә һәрбер кеше өчен өлге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International