Бөгелмә районында 9 ай эчендә туучылар санына йомгак

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 9 аенда Бөгелмә районында 750 бала туды. Шуларның 383е – малай һәм 367 – кыз. 143 гаилә, өченче бала туу сәбәпле, күпбалалы булды. 45 гаиләдә дүртенче, бишенче һәм алтынчы бала дөньяга килде.

Әти-әниләр кушкан иң популяр исемнәр – Артем, Давид, Дмитрий Мирослав, Таисия, Милана. Сирәк һәм гадәти булмаган исемнәр арасында Майрон, Анэтта, Микаэла, Дэвид, Сальсабиль, Мартин исемнәре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International