Олкэннэр коненэ багышлап, 2020 нчы елның 01 нче октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Быел алар 17 пар. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рэвештэ, парларны теркэу белэн башланып китте.
Сонырак олкэн парларны табын хэм булэклэр котэ иде. Өлкәннәребезне «алтын» никахлар китабына теркәгәннән соң, сүз Саба мунициапаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улына һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Никиташин Андрей Геннадий улына бирелде.
Биредэ, 50 ел бергэ тормыш кичеручелэр генэ тугел, э 60 ел бергә гомер итүче бер пар һәм сентябрь аеның соңгы язылышкан пары катнашты. Яшь гаиләгә матур теләкләр белән районның иң озак яшәгән пары коръән китабы тапшырды. Чара кунелле концерт белэн дэвам итте.