Күптән түгел Биектау авылыннан Семеновлар, Александр Павлович һәм Ольга Тимофеевна 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Аларның гаилә тормышы болытсыз булмый, әмма алар бергә, барлык сынауларны һәм кыенлыкларны кулга-кул тотынып, бер-берләренә карата җылы хисләр, хөрмәт һәм тугрылык саклап калалар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныкларына һәм 1 оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Аларны юбилее белән Биектау авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм «Яблоневый ряд» үзешчән хоры солистлары котладылар.