Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларны Акыл, игелек һәм хөрмәт көне белән котлады

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

         1 октябрьдә якты һәм җылы бәйрәм – Халыкара акыл, игелек һәм хөрмәт көне билгеләп үтелә. Бүген яшь буын өчен үрнәк булган кешеләр игътибар үзәгендә.

         Күркәм традиция буенча ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Иван кызы Махотина безнең тату коллективта үз эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларны котлады. Тынычлык, иминлек, нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, аларга котлау открыткалары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International