2021 елны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы» дип игълан итте. 2020 елның 3 декабрендә аның территориясендә «Туган телләр һәм Халык бердәмлеге көне» Республика семинары булып узды, анда Кама аръягы зонасының тугыз районы делегациясе катнашты.
2020 елның 3 декабрендә Алабугада ел саен Инвалидлар Декадасы кысаларында үткәрелә торган традицион игелекле эшләр марафоны узды. Бу юлы да Мәдәният сараена район җитәкчеләре, эшмәкәрләр, ярдәмгә мохтаҗ балалар җыелды.
COVID-19 инфекциясе йогышының югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануына сәбәпле 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне эпидемиологик хәлнең тотрыклану чорына кадәр күчерелә.
Бүген, 3 декабрьдә, Россиядә Юрист көне билгеләп үтелә. Тарихи яктан бу һөнәр иң хөрмәтле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе булып санала. Юкка гына түгел: ул зур җаваплылык белән бәйле. Нәкъ менә юристлар җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның хокукларын саклау сагында торалар, дәүләтнең төп документларын – законнарны саклыйлар һәм яклыйлар.
2020 елның 11 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 81 бала: 46 малай, 35 кыз туу теркәлде. Аларның 18 гаиләдә беренче, 26 бала - икенче, тагын 26 бала гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә унбер бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.
Арча муниципаль районы Иске Чуриле авыл җирлегендә Рафаил Шакирҗан улы һәм Фәрхия Вилдан кызы Закировлар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар. 50 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә төрәк булып яшәгән Рафаил Шакирҗан улы белән Фәрхия Вилдан кызы, бүген уллары, кызлары һәм оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 16 сабый теркәлде: 8-малай һәм 8 кыз. Шуларның 6 гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 4 - өченче бала булып туган.
Халыкның хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен бәяләү максатларында 2020 елның 3-10 декабрендә IV Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак. Диктантны оештыручылар - «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм О.Е. Кутафин исемендәге «Мәскәү дәүләт юридик университеты (МГЮА) федераль бюджет югары белем бирү учреждениесе» ярдәме белән «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы.
2020 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.
2020 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.