3 декабрьдән юрдиктант.рф порталында IV Бөтенроссия хокукый диктанты старт ала

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Халыкның хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен бәяләү максатларында 2020 елның 3-10 декабрендә IV Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак. Диктантны оештыручылар - «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм О.Е. Кутафин исемендәге «Мәскәү дәүләт юридик университеты (МГЮА) федераль бюджет югары белем бирү учреждениесе» ярдәме белән «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы.

Диктантның төп бурычлары - халыкның төрле катламнарының хокукны өйрәнүгә мотивациясен арттыру, яшь һәм социаль структурасын исәпкә алып, Россия халкының хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Россия җәмгыятен халыкның хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә җәлеп итү, белем бирү программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.

COVID-19 яңа коронавирус йогышы таралу шартларында Диктант онлайн режимда юрдиктант.рф рәсми порталында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International