Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре ноябрь аенда түбәнкамалылар арасында иң популяр исемнәрне атадылар

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

2020 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.

Ноябрь аенда туган малайлар арасында Әмир, Артем, Максим алда бара. Кызларның иң популяр исемнәре Милана, Дарья, Эмилия санала.

Түбән Каманың кайбер әти-әниләре үз балалары өчен сирәк исем сайларга булган. Мәсәлән, яңа туган кызларның берсен Этери исеме белән атаганнар. Ирләр арасында экзотик дип Асгар исемен атарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International