Апрель аенда туй - чын-чынлап җылы язгы көннәрдән файдаланып, мәхәббәт һәм наз тантанасын үткәрү өчен менә дигән форсат. Апрель аенда алмашынучан һава торышы тормышта тигезлек билгесе булып санала: күз яше һәм елмаю балансы, кайгы һәм шатлык. Шулай итеп, яз уртасында гаилә төзегән парда гармония барлыкка килә. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның апрелендә 6 пар язылышу көне белән котлаулар кабул итте.
23 нче апрельдә ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова чираттагы дәрес үткәрде һәм яңа туган балаларны дәүләт теркәвенә алу тәртибе, никах төзү, ата булу мөмкинлеге һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсенең башка юридик аспектлары турында сөйләде.
Барлык мөселманнар өчен изге ай - Рамазан аенда 2021 нче елның 23 нче апрель көнне Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы (Сатыш авылы мәчетендә имам-хатыйб) һәм Борһанова Әлфия Фидаил кызы рәсми рәвештә язылыштылар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.
Ринат һәм Флүзә Шәмсетдиновалар гаиләсендә матур дата-2021 нче елның 21 нче апрелендә бишенче сабыйлары: уллары Тимур дөньяга аваз салды. 2021 нче елның 23 апрелендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә туу турында акт теркәлде. Саба муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе А. И. Шәйхетдинова Шәмсетдиновлар гаиләсенә иминлек, гаилә бәхете, сабыйларына сәламәтлек, бәхетле балачак теләде.
Килешәсездер, алтын юбилейны бәйрәм итү-сирәк күренеш, шуңа күрә бу истәлекле дата символы буларак, бик кыйммәтле күренеш. Алтын — зирәклек, даимилык, чисталык, намуслылык, мәхәббәт һәм тугрылык символы булып санала торган күркәм металл.
Алтын- бик кыйммәтле һәм матур металл. Хөрмәтле юбилярлар Леонтий Игнатович һәм Людмила Николаевнаның тормышы да шундый. Менә 50 ел инде алар бер-берсен яратып, саклап, яклап тормыш юлыннан атлыйлар.
Апрель аенда туй-чын-чынлап җылы язгы көннәрдән файдаланып, мәхәббәт һәм Наз тантана итү өчен менә дигән форсат. Элек-электән славян традицияләре буенча апрельне яшь парлар өчен бәхетле ай буларак аерып алганнар, бу айда йөрәкләрендә ихлас хисләр һәм чын мәхәббәт булган парлар өйләнәләр, дигәннәр.
2021 елның 23 апрель, Бөтендөнья китап көнендә, без мәхәббәт турындагы әсәрләрнең китап биеннален булдырдык
2021 елның 22 апреле Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «1 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрде.
2021 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең 5 нче мәктәбе 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Шагыйрьнең туган көне алдыннан ГХАТ идарәсе коллективы Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә булды. Белгечләр ,шәһәребез язучыларын тыңладылар, викториналарда катнаштылар.