Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе "Ветеранга бүләк" акциясендә катнашты

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко хатын-кызлар советы иҗтимагый оешмасы составында "Ветеранга бүләк" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ул ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучыларының Бөек Җиңү турындагы рәсемнәре белән бизәлгән мендәрләрен, бәйрәм пирогы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән открытка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International