Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында, Соколка тавының күзәтү мәйданчыгы территориясендә агач утыртуда катнаштылар. Биредә, махсус әзерләнгән участокларда, җирле үзидарә органнары вәкилләре, җәмәгать берләшмәләре, волонтерлар тарафыннан 100 чия үсентесе утыртылды.
Бу Җиңү, Ватаныбыз, җирдә тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Аларның күбесе кайтмады. Аларның батырлыкларын саклап калу һәм хәтерләү бик мөһим.