Җиңү көне алдыннан, бөгелмәлеләр якташыбыз – Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин стеласына чәчәкләр салдылар, ул сугыш елларында күкрәге белән дошман пулеметын ябып, сугышчан иптәшләренең йөзләгән гомерен саклап кала. Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырлык күрсәткәне өчен сержант Гафиятуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.
Газинур Гафиятуллинның бөек батырлыгы истәлеге мәңге яшәр. Казан, Бөгелмә һәм Лениногорск урамнары аның исеме белән аталган. Аның хөрмәтенә җырлар җырлана, шигырьләр сөйләнә. Бөгелмә кадет интернат-мәктәбенә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исеме бирелде. Геройга һәйкәл Бөгелмәдә һәм аның туган җире – Бөгелмә районы Сугышлы авылында куелган. Аның истәлеге Псков өлкәсенең Великолукский районында да мәңгеләштерелгән.