Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүдә актив катнаштылар.
2021 елның 9 маенда сәгать 10да шәһәрнең үзәк мәйданында предприятие һәм оешма, уку йортлары коллективлары, шулай ук ГХАТ бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар.
Җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык һәм автоматлардан өч тапкыр залп белән искә алдылар. Аннары үзәк мәйданда хәрби техника парады башланды, предприятие һәм оешма коллективларының бәйрәм колонналары узды.
Бәйрәм Скарятин бакчасында дәвам итте, анда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен өстәлләр әзерләнгән, «кыр кухнясы»эшләгән. Моннан тыш, шәһәр халкы үзешчән сәнгать коллективлары, ветераннар хоры, яшь башкаручылар, бию төркемнәре катнашында искиткеч концерт карый алды. Бәйрәм Скарятин бакчасында концерт һәм фейерверк белән тәмамланачак.