2021 елның 11 маенда, Гаилә көне алдыннан, Балык Бистәсендә «Ничек яхшы хатын булырга һәм шул ук вакытта үзеңне югалтмаска» дигән темага семинар узды. Семинарны Казаннан чакырылган кунак, психолог Галеева Гүзәл Илдар кызы үткәрде.
Катнашучыларның 90 % - ы никахта торучы хатын-кызлар.
Түбәндәге сораулар күтәрелде:
- дүрт юнәлештә нәрсә эшләргә һәм ни өчен бу хатын өчен мөһим.
- иренә нинди сорау бирергә кирәк, ул үзен әһәмиятле хис итсен өчен
- ни өчен гаиләдә гореф-гадәтләрнең булуы мөһим
- һәм тагын бик күп кызыклы һәм мөһим мәсьәләләр.
Семинарда катнашучылар практик-тест уздылар, ул күп сорауларга җавап бирде. Очрашу Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлеге һәм яшь гаилә клубы тарафыннан оештырылды.