Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2022 елның февраль аенда Әлмәт шәһәрендә 142 бала дөньяга килде. Алар арасында 61 малай һәм 81 кыз.
Бүген Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасында Алмаз һәм Айзилә Төхвәтуллиннарга кызларының туу турында таныклыгы тапшырылды. Зәрия – гаиләдә өченче бала.
Чистай ГХАТ бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Милли максатлар һәм милли проектлар” семинарында катнашты.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Норлат авыл җирлегендә Заһидуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.
21-26 февраль көннәрендә Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 354 бала: 188 малай һәм 166 кыз тууы теркәлде. Бала туганда минималь авырлык 1250 грамм, ә максималь авырлыгы 4870 грамм тәшкил итте.
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Динар Камил улы һәм Альбина Фаварис кызы Гарафутдиновлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти- әни кызларына Замира һәм Рената дигән исемнәр бирделәр.
28 нче февраль көнне ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме»электрон курсы буенча дәрес узды. Педагог, гаилә белгече Михеичева Светлана Сергей кызы 22 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә әниләр кулында» дигән темага дәрес үткәрде.
Февраль аенда туган балалар нурлану һәм иҗади идеяләр белән тулы. Аларның барысына да үз карашлары, фикерләре бар. 2022 елның февралендә Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 13 сабый тууы теркәлде. Районның дүрт гаиләсе күп балалы гаилә статусын алды. Февраль аенда туган сабыйларның исемнәре - Әминә, Елизавета, Кира, Алексей, Богдан, Глеб, Макар, Никита, Радмир, Самуэль, Семен һәм Ярослав.
Айбаш авыл җирлегендә матур картлык кичерүче, озак еллар пар булып яшәүче гаиләләр күп. Мәгъсүм һәм Зәйнәп Хәйруллиннар-шундый гаиләләрнең берсе. Сугыш язмышын бергә бәйләгәнгә 60 ел узды.
2022 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә игезәкләр туу теркәлде.