ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә игезәкләр туу теркәлде.


26
февраль, 2022 ел
шимбә

2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан Бикмурзин Рәшит Галим улы һәм Мария Леон кызының гаилә тормышының алтын юбилее теркәлде. Матур, энергияле, көләч, зифа буйлы, житди Бикмурзиналар гаиләсе ЗАГС бүлегенә балаларны, оныкларны һәм оныкчыкларны алып килделәр.

Күркәм традиция буенча, мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, юбилярлар балдаклар белән алмаштылар һәм Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар. Гаиләне шәһәр җитәкчелеге исеменнән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рәхимова котлады, ул шәһәрнең юбилей медален тапшырды.

2012 елның 25 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Сафиуллин Шамил һәм Сергина Ирина 100-нче пар булып, үзеләрең гаилә берлеген теркәделәр.


25
февраль, 2022 ел
җомга

25 февраль көнне Алексеевск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Колоколовлар Иван Петрович һәм Надежда Николаевна гаиләсенең алтын туйлары билгеләп утелде. Туй көне белән туры килгән бу матур көнне пар яңдан дулкынландыргыч Мендельсон маршы астында узды һәм илле ел элек мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп алтын балдаклар алмашты.

2022 нче елның 25 нче февралендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ганиев Илдус Гомәр улы һәм Мония Нургали кызы бергә гомер итүләрен «алтын юбилей» белән котладылар.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

25 февральдә булачак әниләр белән традицион очрашу, «Сонатал»ның имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булды.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өйләнешүчеләр никах теркәү өчен һәрвакыт гадәти булмаган цифр комбинацияләре белән даталарны сайлыйлар. 2022 елның 22 февралендә, унъеллыкның соңгы көзгеле датасында, Мөслим ГХАТ бүлегендә 2 пар теркәлде.

Бәхет, мәхәббәт һәм иминлек – гаилә корырга уйлаган һәр парның хыялы. Язылышучыларның күбесе туй көненең гаилә тормышына тәэсире бар дип саный. Шуңа да матур санлы көннәрне көтеп алып, зур теләк белән сайлыйлар. Кышның популяр 22.02.2022 датасын да Мамадышның өч пары махсус алдан сайлап куйган. Һәр парның үзенә генә хас танышу, очрашу тарихы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International