Казан ГХАТ бүлекләрендә 197 кыз һәм 237 малай тууы теркәлде. Узган атнада, 28 февральдән 6 мартка кадәр, Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 434 бала: 237 малай һәм 197 кыз тууы теркәлгән. Бала туганда минималь авырлык 750 грамм, ә иң күбе – 4640 грамм, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ Идарәсе. Балалар исемнәре арасында иң популяр исемнәр: Марк, Әмир, Ясминә, Анна. Әти – әниләренең иң сирәк исемнәре-Энвер, Камаль, Илина, Сальма. Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 201 пар үзләренең никахларын теркәделәр.