Мамадыш шәһәрендә хәзер үзенең Гердасы бар

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

Язның беренче нурлары һәм җылысы белән Александр һәм Халидә Соймановлар гаиләсендә, икенче март көнне кыз бала туды. Әти-әнисе аңа гади булмаган исем сайлыйлар – Герда. Герда – гаиләдә дуртенче бала булып аваз сала, ике апасы, абыйсы өчен көтеп алынган сеңел, әти-әнисе өчен тәмле төпчек кыз.

Әйтергә кирәк, исемнең мәгънәсе баланың тормышында зур роль уйный. Герда исеме хуҗасына төплелек, көчле рух, сизгерлек, кискенлек, үткен зиһен кебек сыйфатлар хас. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан кулына беренче документын алган Герданың шундый күркәм сыйфатлар хуҗасы булып үсүендә шик юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International