Түбән Каракитә авылында яшәүче Фирдәүсә һәм Мидхәт Айнетдиновлар бу көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтәләр. Алар икесе дә шушы авылда туып-үскән.
Айнутдиновларны гаилә бәйрәме, бергә яшәүләре белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов килделәр. Алар район башлыгы исеменнән бүләкләр, чәчәкләр һәм котлаулар тапшырдылар.
Айнутдиновлар гомер буе «Йолдыз» колхозында эшли, гаилә башлыгы - шофер, ә Фирдәүсә Әдиҗан кызы сыер савучы булып эшли. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар үзләренең оныкларына сөенеп яшиләр.
"Тормышта барысы да яхшы булсын дип телисең икән, барысына да рәхмәтле булырга кирәк", - дип билгеләп үтә бәхетле парлар. Мондый кагыйдәләрне алар гомер буе саклаганнар һәм моңа балаларын өйрәтәләр.