Югары Ослан муниципаль районында алтын юбилярларны котлау тантанасы узды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

2022 нче елның 9 нчы мартында Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Таҗиевлар гаиләсе Габдри улы Фоат һәм Иван кызы Надежданы котлау тантанасы булып узды.

Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткече. Ирле-хатынлы Таҗиевлар лаеклы хезмәт юлы уздылар, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Таҗиевларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы Алексей Архиреевбик күп җылы сүзләр әйтеп бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International