2022 елның 1 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Хәлиуллин Рәфис Ринат улы һәм Ләйлә Гамир кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйларга Ранель һәм Радель, исемнәре кушылды.
Туган балаларның 5 – малайлар, 8 – кызлар. 3 бала гаиләдә беренче булып, 3 – икенче, 6 – өченче, 1 – дүртенче булып туды. Июнь аенда бу елның икенче пар игезәкләре дөньяга килде.
Узган атнада Казанда 358 бала туган:176 малай һәм 182 кыз. Туганда иң зур авырлык 4690 грамм, иң кечкенә – 820 грамм.
Яшь парлар Җәлил һәм Айгөл Шәвәлиевлар «изге теләкләр хаты» акциясендә катнаштылар. Туй көнендә яшь парлар үзләренең теләкләрен сабыйга яздылар, аның тууы ГХАТ бүлегендә язылышу көненнән соң беренче булып теркәләчәк.
2022 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 928 бала туу теркәлде, шуларның 451е малай, 477се кыз.
Һәрвакыт бала туу – зур, дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга, җирдә тиңсез бәхет. Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, күп балалы гаиләне алтынчы бала туу белән котладылар.
2022 елның җәйге туй сезоны Аксубай районында Халыкара балаларны яклау көнендә башланды.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина килде. «Ныклы гаилә» федераль партия проекты һәм «Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» Республика акциясе кысаларында Татарстан гаиләләре арасында үткәрелгән «Нечкәбил-2022» конкурсының зона фестивалендә 17 район катнашты.
Бер сабый туу – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Ә Чистай районының Кызыл Ялан авылында яшәүче Инсаф һәм Гөлнәзирә Мирсияповларның берьюлы ике малае барлыкка килде - алар өчен бу икеләтә бәхет. Һәм бүген, 2022 елның 29 июнендә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә аларның тууы теркәлде.
2022 елның 28 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 900 бала туу турында акт теркәлде. 24 июнь көнне Васильев Владимир Радик улы һәм Эльвира Камил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Камилла исеме кушылды.