Әлмәт шәһәрендә 900 бала туган

2022 елның 28 июне, сишәмбе

2022 елның 28 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 900 бала туу турында акт теркәлде. 24 июнь көнне Васильев Владимир Радик улы һәм Эльвира Камил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Камилла исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әти-әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырдылар.

Сезне кызыгыз туу белән котлыйбыз! Кечкенә генә кызыгыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Ә сезгә кечкенә могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, күңелле мәшәкатьләр, шатлык һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International