Күп балалы Минаповлар гаиләсен кызлары туу белән котлыйбыз

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Һәрвакыт бала туу – зур, дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга, җирдә тиңсез бәхет. Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, күп балалы гаиләне алтынчы бала туу белән котладылар.

Ринат һәм Гөлнара Минаповлар гаиләсендә кызлары Амира туды. Бу гаиләдә алтынчы бала! Өлкән балалар: Алексей, Евгений, Зарина, Азалия, Андрей сабыйны кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белән чолгап алдылар.

Бала туу-ата-аналар өчен мөһим вакыйга гына түгел, ә зур җаваплылык та. Балаларны дөрес тәрбияләү мөһим, чөнки нәкъ менә алар безнең шәһәрне, илне киләчәктә үстерәчәк. Җәмгыять һәм дәүләт өчен балаларның яхшы, нык гаиләдә үсүе бик мөһим, анда сабый беренче минутлардан ук мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, игътибар һәм өлкәннәр тарафыннан яклау тоя, аларда яхшы, гаилә традицияләре дәвам итә.

Минаповларның зур һәм тату гаиләсенә чын күңелдән бәхет, иминлек, шатлыклы мизгелләр һәм мәхәббәт телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International