Яшь пар үз туйларын уздыру өчен июнь аен сайлап алган икән, борынгы сынамыш буенча алар киләчәк тормышларын баллы айдагы кебек яшиячәкләр дип санарга була. Яңа өйләнешүчеләр июнь аендагы никахлашу аларга озак елларга бер-берсенә булган мәхәббәтен саклап калырга мөмкинлек бирәчәгенә ышана. 2022 елның җәйге туй сезоны Аксубай районында Халыкара балаларны яклау көнендә башланды. Ә июнь аенда ГХАТ бүлегендә барлыгы унбер никах теркәлде.