Икеләтә шатлык. ЗАГС бүлегендә игезәкләрнең әти-әниләрен котладылар

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бер сабый туу – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Ә Чистай районының Кызыл Ялан авылында яшәүче Инсаф һәм Гөлнәзирә Мирсияповларның берьюлы ике малае барлыкка килде - алар өчен бу икеләтә бәхет. Һәм бүген, 2022 елның 29 июнендә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә аларның тууы теркәлде. Яңа туган ата-аналар малайларны матур исемнәр белән атадылар: Илдан һәм Илмир.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева бәхетле әтине тормышындагы мөһим вакыйга белән котлады, балалар туу турында беренче документларны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау адресларын тапшырды һәм барысына да нык сәламәтлек, ата-аналарга балалар тәрбияләүдә сабырлык, Россия Федерациясенең яңа гражданнарына матур һәм хәерле тормышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International