Сарман районында Татарстан гаиләләренең зона фестивале «Нечкәбил-2022» үтте

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина килде. «Ныклы гаилә» федераль партия проекты һәм «Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» Республика акциясе кысаларында Татарстан гаиләләре арасында үткәрелгән «Нечкәбил-2022» конкурсының зона фестивалендә 17 район катнашты.

Шулай ук 20 ел буе бер-берләренә мәхәббәт, тугрылык хисләрен саклаган, матур биш бала тәрбияләгән Рөстәм һәм Илнара Гарифуллиннар, Илнар һәм Гөлшат Бәхтегәрәевларны да хөрмәтләделәр. Аларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, «Нечкәбил» республика матурлык һәм гаилә конкурсы җитәкчесе Изольда Жуйкова, район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, диплом, сувенир, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International