2022 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә чираттагы игезәк балалар тууы теркәлде. Бәхетле әти-әниләр Сергей һәм Мария Пермякова язмыштан ата-ана бәхетенең икеләтә порциясен алдылар. Берьюлы ике кыз, Алисә һәм Аделина 2022 елның 15 июлендә яшь гаиләдә туа. Пермякларның тату гаиләсенә гаилә иминлеге, бәхет, уңышлар һәм гармонияле үсеш телибез.
2022 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 200-нче номерлы туу турында акт теркәлде. Акт язуының түгәрәк номеры Радэль исемле кечкенә алабугалыга эләкте.
2022 елның 16 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 14 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Тухватуллин Нәфис Ярулла улы һәм Зилә Наил кызы гаиләсендә булды. 14 июль аенда аларның ике кызы туды.Яңа туган сабыйларга Айназ һәм Гөлназ исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
Арча муниципаль районында озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә уртак гаилә кору алдында яшь парлар өчен инструктаж узды.
«Питрау» мәйданы Татарстан Республикасы Министралар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигматуллинаны да кабул итте. Ул беренчеләрдән булып танышулар өчен оештырылган «Димче почмагын» да булды. Берничә ел элек шушы бәйрәмдә танышып, узган елда гаилә корган Артур һәм Регина Гарифуллиннарны гаиләләренә бер ел тулуы белән тәбрикләде.
Бала туу! Бу вакыйга Әниләр һәм әтиләр, әби-бабайлар, туганнар һәм якыннар өчен күпме онытылмаслык тәэсирләр бирә! 2022 нче елның 15 нче июлендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туган сабыйны теркәү чарасы узды. Котлау сүзләрен Илдар һәм Эльмира Сибгатуллиннар гаиләсе кабул итте, алар гаиләсендә өченче кыз Камилла туды.
Район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бу гаиләне район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова котлады. Бу бәрәмдә шулай ук администрация хезмәткәрләре, ГХАТ бүлеге җитәкчесе дә катнашты. Митюшкиннар гаиләсен котларга аларның туганнары, гаилә дуслары, элекке укучылары да килгән иде.
2022 елның 14 июль аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1000 бала туу турында акт теркәлде. 1 июль көнне Әхмәтов Руслан Рәшит улы һәм Рәмилә Рәсим кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Лия исеме кушылды.
Сеҗе авыл җирлегендә яшәүче Рәшит һәм Кәүсәрия Әсәтовлар гаиләсендә сөенечле вакыйга – алар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. һәм җирлек белгече Әгъзамова Н.Д. котладылар.