10 ел элек 2012нче елның 21нче июлендә Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идәрәсендә Андрей Николай улы һәм Наталья Николай кызы Гавриловлар никахларын теркәгәннәр. Бүген алар иң нәфис юбилейларын – гөлчәчәк туйларын билгеләп үтәләр.
Юбилярларны котларга никахлашу сараеның тантаналар залына иң якын кешеләре җыелды. ГХАТ Идәрәсе белгечләре аларга Мактаулы акт, истәлекле китап һәм алтын туйларына чакыру тапшырдылар.