Тормыш корып бергә яши башлауның 25 еллык юбилее – олы бәйрәм. Ленар Рамиль улы һәм Елена Николай кызы Шакировлар 1997нче елның 19нчы июлендә никахларын рәсмиләштергәннәр, ә бүген инде көмеш туйларын билгеләп үтәләр.
Юбилярларыбыз бер-берсенә терәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп һәм яратып гөмер кичерәләр. Алар киләчәккә матур планнар төзиләр, бергә эшли һәм ял итә беләләр, ә бу исә – бәхетле һәм ныклы гаилә тормышының төп сере. Алар куанычлары һәм горурлыклары булган кызлары Диана белән Регинаны тәрбияләп үстерәләр. Кызлары – әти-әниләренең ышанычлы терәге, аларның төп булышчылары, дәвамчылары.