Бөгелмә районында 400 нче сабый

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Балалар – зур бәхетнең кечкенә өлешләре, һәр өлкән кешенең тормышын чын шатлык һәм җылылык белән тулыландыручы могҗиза. 21.07.2022 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400нче сабый тууы теркәлде.

Рафаэль Гомәр улы һәм Алевтина Александровна Зәйнуллиннар гаиләсендә Самира исемле кыз туды. Зәйнуллиннар гаиләсендә бу инде икенче бала, олы кызлары Каролина тәрбияләнә.

ГХАТ бүлеге белгечләре Самирага һәм аның әти-әнисенә ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр. Сабыйның беренче документы – туу турында таныклык, истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты Бөгелмә бала тудыру йортында әни кешегә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International