2022 елның 21 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 450 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Гилязов Илмир Гамир улын һәм Рахматуллина Алина Айнур кызын никахлашу көне белән котладылар.
Бүгенге никах көне сезне якын кешеләр итеп берләштерде. Сезне берләштерүче җеп, нык булсын һәм беркайчан да өзелмәсен. Сезнең йортыгыз кояш нурлары һәм җылылык белән тулсын, беркайчан да аны мәхәббәт һәм бәхет ташламасын, анда күңелле балалар көлүе яңгырасын. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!