Нәкъ 25 ел элек Могилко Александр Иван улы һәм Наталья Василий кызы Никахлашу сараеның тантаналар залында никах балдаклары алышкан булсалар, бүген иңне иңгә куеп, тату гомер кичерүче пар көмеш туйларында көмеш балдаклар алышты.
Истәлекле вакыйга хөрмәтеннән ГХАТ Идәрәсе белгечләре юбилярларга Мактаулы акт, истәлекле китап һәм алтын туйларына чакыру тапшырдылар.