Җәй төрле төсләргә, җылылык һәм яктылыкка бай, шуңа күрә дә җәй айларында традиция буенча никахлар саны шактый күп була. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1.06.2022 - 16.07.2022 вакыт аралыгында 129 пар язылышкан, ә июльнең беренче яртысында 52 пар гаилә корган.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаилә коручы парларга тынычлык һәм гаилә иминлеге теләделәр, яңа өйләнешүчеләрнең кабатланмас мизгелләре озакка истә калсын һәм алдагы һәр елда да гаиләнең туган көне дулкынлану белән искә алынсын дип теләделәр.