Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен интерактив күңел ачу чарасы үткәрделәр

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

20 нче июль көнне дөньяда иң татлы һәм тәмле бәйрәм – Торт көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү  идарәсе белгечләре 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен татлы ризык көненә багышланган интерактив күңел ачу чарасы үткәрделәр.  

Балалар узыша-узыша табышмаклар чиштеләр, «татлы» сорауларга җавап бирделәр, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар һәм хәтта үзләрен чын рәссамнар итеп тоя алдылар. Алар махсус әзерләнгән кәгазь битләрендә үзләре уйлап чыгарган тәм-томнар рәсемнәре ясадылар. Торт бәйрәме тәмле пирог ашау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International