ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның тугыз аенда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 505 гражданлык хәле акты теркәлде. 56 никах теркәлгән. Яңа туган сабыйларны теркәү элеккеге дәрәҗәдә сакланган, үлем дәрәҗәсе 37 актка кимегән.

Ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елда расланды, Россия Федерациясендә бу көнне 1992 елда билгеләп үтә башладылар.

Ютазы муниципаль районында беренче тапкыр бала онлайн режимда теркәлде. Бүген, 2022 елның 30 сентябрендә, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә бала тууны беренче онлайн режимда теркәү үткәрелде.

2022 елның 30 сентябрендә картлар һәм инвалидлар йортында Артур Васильевич Аминов белән Елена Евгеньевна Кузминаның никахын тантаналы теркәү булды! Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районының теркәү бүлеге белгече яңа өйләнешкәннәрне законлы никахлары белән котлады һәм Аминовлар гаиләсенә тынычлык, мәхәббәт, сәламәтлек һәм җылылык теләде.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

29 сентябрь 2022 елда Кама Тамагы районы мәдәният йортында сигез район - ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар. Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбычтан килгән бу тармакның бүлек начальниклары һәм белгечләре аерым сценарий буенча яшь парларның язылышу мизгелләрен, шулай ук балага исем кушу күренешләрен тасвирлап бирделәр.

2022 елның 28нче сентябрендә Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1нче мәктәпнең 5, 7, 8 сыйныф укучылары Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге башлыгы Хаппанова Әлфия Җәүдәт кызы белән очраштылар. Ул балаларны ГХАТ органнарының эше белән таныштырды.

Нәкъ 50 ел элек, 1972 елның 29 сентябрендә Рафинант Зәки улы белән Илсия Хамат кызы никахларын теркиләр.

Бүген, 2022 елның 29 сентябрендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында "2022 елгы Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы" һөнәри осталык республика конкурсының зона этабы узды.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында тәтешлеләр Тәүфыйк һәм Фәридә Зәйнуллиннар гаиләсенең «алтын» юбилее - 50 ел тулу уңаеннан котлау сүзләре җиткерделәр.

Бүген Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.Р.Бәхтиярова “Ватан нәрсәдән башлана?” лекцияләр циклыннан “Арча районы турында гомуми характеристика” лекциясе белән Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International